Халкыбыз бүгенге көндә урыслар тарафыннан тулысынча ассимиляцияләнгән дип әйтсәк, хата булмас. Хәтта уз арабызда да урысча сөйләшәбез, урысча язабыз, урысча фикер йөртәбез. Туган телебездә тик авылда әби-бабай белән генә сойләшәбездер бәлки. Күп вакытта «татар теле – калхуз теле» сүзен турыдан-туры ишетмәсәк тә, андый фикернең эзе сизелә. Гомумән алганда, Татарстан шәһәрләрендә егет-малайның татарча сөйләшүе бары тик аның авылдан килүен курсәтә һәм статусына уңай тарафтан тәэсир итми, әлбәттә. Авыл малайлары бу хәлне тиз аңлыйлар һәм ярты елдан соң, урыслардан да уздырып, урысча сөйләшә башлыйлар.

Татарстан тышында туып-үскәннәрнең йөздән бише татарча сөйләшсә, бу бик яхшы күрсәткеч. Әмма сөйләшә белгәннәрнең күпмесе татарча дөрес яза ала икән? Хәзерге вакытта телебез – сөйләм теле, язу теле түгел. Татарларның күбесе татарча яза алмый. Яңалиф-кириллица мәсьәләсе бу учакка утын өстәп кенә бара.

Яңалиф мәсьәләсе... Монда ике нокта бар. Беренчесе: без компьютер заманында яшибез. Персональ компьютерларны Америкада уйлап чыгардылар. Дөньяда иң киң таралган клавиатура – QWERTY клавиатурасы. Бу клавиатурада койрыклы хәрефләр юк. Ярый, әйтик, хәзерге кириллица нигезендәге татар клавиатурасы сыман, кайбер кулланылмаган төймәләр урынына койрыклы хәрефләр куйдык. Ә телефон белән нишләрбез? Смс язганда койрыклы хәрефләрне каян алырбыз? Яңалифка кучәбез икән, аны хәзерге дөнья стандартларына якынайтырга кирәк. Койрыклы хәрефләр – узган гасырның 30нчы еллары өчен ярый.

Икенче нокта: тәки татарча яза белмәгән халыкның башын «Q» авазы белән «K» авазы арасындагы аерма белән нигә катырырга кирәк икән? Бу аерманы лингвистлар гына яхшы аңлый. Гади халыкка болар кирәк микән?

Бабаларыбызның күбесе авылда яшәгән. Шуңа курә телебез кыр эшләрен, табигатьне, хуҗалыкны тасвирлау өчен бик уңайлы. Әмма фәнни, сәяси, икътисади һәм компьютер белән бәйле тармакларда телебез бик ярлы. Күп кенә төшенчәләрне теләр-теләмәс урыс теленнән алырга туры килә. Моңа кушылып кайбер кешеләрнең ана телебездән көлүләре дә телебезнең статусын курсәтә. Авылдан килеп урысча аңламаган яки начар аңлаган һәм акцент белән сөйләшкән татарлардан көлмәгән юморист калмагандыр, минемчә.

Һәм киресенчә, үз телендә начар сөйләшкән, әмма өйрәнергә тырышкан татар да көлкегә кала. Аның каты «Г»лы, татар авазларын урыс авазлары белән алыштырган сөйләмен һәр «чын» татар шунда ук шәйләп, аны я төзәтергә тырыша, я янында утырган башка «чын» татар белән бу вакыйганы чәйнәшә башлый. Нәтиҗәдә кешенең ана телен өйрәнер өчен бер стимулы да калмый.

Татарстан мәктәпләрендә урыс телен дә, татар телен дә өйрәнү шарт. Татар телен белмәучеләр яки начар белучеләр аерым торкемнәргә җыелып, татар телен махсус программа белән өйрәнәләр. Шул дәресләрдән соң татарча яхшы сөйләшә башлаган кешене әле курмәдем. Бу очракта кем/нәрсә гаепле: укытучымы, югыйсә укучының мотивациясеме (төгәлрәк әйтсәк, мотивациянең юклыгымы)?

Тагын бер куренеш: әйтик, бер остәл артында ун татар утырып, үз телендә сөйләшәләр. Аларның янына ике урыс утырса, әнгәмә нинди телдә дәвам итәр, сезнеңчә? Татар-урыс саны монда мөһим түгел – нинди генә сан алсагыз да, нәтиҗә үзгәрмәс. Бу хәл нәрсә белән аңлатылырга мөмкин? Халкыбызның гадәттән тыш толерантлыгы беләнме, яисә урысларның уз телләрен аеруча яратулары беләнме?

Бөтен алдарак язылганнарны күздә тотып, нинди нәтиҗәгә килеп була? Татарларга татар теле кирәкме? Ул нинди функцияне үти? Ул тормышны җинеләйтәме, югыйсә катлауландырамы? Бәлки татар теленең, кайчандыр латин теле сыман, бары тик берәр серне әйтер өчен куллануда кирәге калгандыр… Бәлки, татар теле – бөтен Урта Азия телләрен берләштерүче телдер… Ул юкка чыгып бетәрме, югыйсә яңарып дөньяга таралырмы?
Тимур Мингулов

Ваш комментарий


Вы должны войти в систему, чтобы оставить комментарий.